Информация

4 май – Николай Дунаевның юбилей кичәсе

4 май – Николай Дунаевның юбилей кичәсе Юбилей кичәсенең программасы  ике өлешкә бүленгән. Беренче бүлектә тамашачылар Камал театры репертуарының “Гөргөри кияүләре”, “Гөлҗамал”, “Өч аршын җир”, “Бәхтияр Канкаев”  кебек иң яхшы спектакльләреннән өзекләрне күрәчәкләр. Артистны юбилее белән Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Ибушев, музыка белгече һәм фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Иван Егоров һәм Керәшеннәрнең Дәүләт Фольклор Ансамбле “Бәрмәнчек” тәбрик итәчәк.

Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.