Информация

Кукмара районы Пчеловод авылында Авыл коне булып узды

Кукмара районы Пчеловод авылында Авыл коне булып узды Кукмара районы Пчеловод авылында Авыл коне булып узды!


«ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ»
Фәнис Яруллин

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

06.08.2022




Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.